Татарстанда автомобиль ягулыгына бәяләр тотрыклыланды
Татарстанда 17-24 апрельдә бер атна эчендә бензинның барлык төрләренә, шулай ук дизель ягулыгына бәяләр тотрыклыланды. Бу хакта мәгълүматны Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль органы (Татарстанстат) игълан итте.
Статистика буенча, АИ-92 бензинының уртача бәясе 45,99 сум, АИ-95 - 49,54, ә АИ-98 ягулыгының бер литрының уртача бәясе 60,77 сум, ә дизель ягулыгы 54,63 сум тора.
Шунысын искәртик, ел башыннан АИ-92 бензинының бер литры 3 тиенгә, АИ-95 бензины 8 тиенгә кыйммәтләнгән, АИ-98 бәясе узган ел ахыры дәрәҗәсендә саклана, ә дизель ягулыгының бер литры 29 тиенгә кыйммәтләнгән.