Синоптиклар Татарстанда җил һәм 26 градуска кадәр җылы вәгъдә итә
Татарстанда ял көннәре җылы һәм чагыштырмача коры һава торышы белән башланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Шимбә көнне көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан секундына 5 - 10 метр җил фаразлана, көндез ул 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Һава температурасы төнлә 2 - 7 градус тәшкил итәчәк, көндез 21 - 26 градуска кадәр җылыта.