Түбән Кама районында ылыслы агачлар аллеясы барлыкка килде
Түбән Кама районы Актүбә авылы янында 6 мең агач утыртылды. 1,5 гектар мәйданда ылыслы үсентеләр утырту буенча акция узды. Экологик чараны «Алабуга» Сәнәгать-җитештерү тибындагы Махсус икътисади зона» акционерлык җәмгыяте оештырды.
Яшелләндерүдә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин, Россия табигать күзәтчелегенең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров, «Алабуга»ның яңа мәйданчыкларын үстерү җитәкчесе Александр Зайченко, шулай ук «Алабуга Политех»ның 300 студенты катнашты. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Акциядә катнашучылар берничә сәгать эчендә 5,5 мең ылыслы агач һәм 500 имән үсентесе утыртты.
«Туган җиремә кайткач, үзем утырткан яшел агачларга карап, сокланырга яратам. Шулай ук шәһәргә керү урынында кечкенә үсентеләр утырттык, ә хәзер алар - биек агачлар. Без шәһәребезне яшелләндерүне дәвам итәбез. Утыртылган агачлар балаларны һәм оныкларны сөендерәчәк. Шәһәрне яшеллеккә күмгән төзүчеләргә рәхмәт. Алга таба бу традицияне дәвам итәчәкбез. Без имән, ак чыршы, эрбет кебек ылыслы агачлар утыртырга планлаштырабыз. Бу агачлар безне җәен дә, кышын да сөендерәчәк», - диде Рамил Муллин.
Фаяз Шакиров акциядә катнашучыларга әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерде: «Без яшь егетләребезнең, студентларыбызның активлыгын күрәбез, алар өчен бу мөһим һәм бик кирәкле чара. Балалар кечкенәдән үк яшеллекне сакларга, яңа агачлар утыртырга һәм аларны карарга тиеш. Мин үзем дә, һичшиксез, бирегә килеп, агачларның үсүен күзәтеп торачакмын».
Александр Зайченко сүзләренчә, агачлар утырту өчен бу территория очраклы гына сайланмаган. Бу участок «Этилен – 600» индустриаль паркы чикләренә керә. «Без студентларны сәнәгатьне үстерергә генә түгел, табигатьне яратырга да өйрәтәбез, шуңа күрә бүген агач утыртырга килдек. Яңа «Этилен-600» проектын үстерү кысаларында, шулай ук биредә проектның экологик өлешен үстерү бурычын үз өстебезгә алабыз», - диде ул.
Түбән Кама урман хуҗалыгы директоры Роман Федотов ылыслы агач үсентеләрен утырту буенча мастер-класс үткәрде. Профессионалдан студентлар агач утыртуның барлык нечкәлекләрен өйрәнеп, энтузиазм белән эшкә кереште. Хәзер иң мөһиме - бу яшел үсентеләрне саклап калу.