Путин Казанда «Киләчәк уеннары»на көннәр исәбен ачуда катнашучыларны сәламләде
2024 елда Казанда узачак Беренче халыкара мультиспорт «Киләчәк уеннары» – бу әлегә беркем дә, беркайда да һәм беркайчан да үткәрмәгән уникаль ярышлар, дип белдерде Президент Владимир Путин.
Ул бүген Казанда уза торган «Киләчәк уеннары» башлануга кадәр көннәрне кирегә таба санауны башлау тантанасында катнашучыларга мөрәҗәгать итте. Татарстан ярышларны иң югары дәрәҗәдә уздыруны тәэмин итәчәк, дип искәртте ул.
«Без мондый ярышларның нәкъ менә Россиядә тууы, актив рәвештә популярлык яулавы, функциональ-цифрлы спортның илебездә яңа мөмкинлекләр, масштаб һәм перспектива алуы белән горурланабыз», – диде Путин Кремль сайтында чыккан видеомөрәҗәгатендә.
«Киләчәк уеннары» бер мәйданчыкта киберспорт һәм классик спортны, видеоуеннар, виртуаль һәм чынбарлык турнирларын һәм футбол, баскетбол, хоккей һәм катнаш көрәш буенча традицион матчларны берләштерәчәк, дип искәртте Президент. Аның фикеренчә, турнир киләчәк кешесенең физик һәм интеллектуаль яктан үсеш алган гармонияле шәхес булуын раслаячак.
Россиянең мондый турнирны уздыру инициативасы дөньяның күп кенә илләреннән киберярышлар һәм классик спорт төрләре җанатарларының игътибарын җәлеп итте, моны командалардан күп санлы гаризалар килүе раслый, дип өстәде ул. «Алар төрле дәүләтләрне һәм континентларны күрсәтә, әмма иң мөһиме: спорт сәясәткә катнашмый һәм халыклар арасында үзара аңлашуны һәм дуслыкны ныгытырга, гуманлылыкка, чәчәк атуга һәм яхшылыкка хезмәт итәргә тиеш», – дип өстәде дәүләт башлыгы.
Ул ярышларга кадәр калган вакытны файдалы итеп кулланырга, әзерлеккә игътибар итәргә, «300 көннән соң ярышлар марафонына керергә, үз мөмкинлекләреңнең һәм талантыңның максимумын күрсәтергә» киңәш итә.
«Киләчәк уеннарын» оештыручылар моның өчен барлык шартларны да тәэмин итәчәк, чөнки сезне Россиянең иң үзенчәлекле төбәкләренең берсе – Татарстан көтә. Зур, дәрәҗәле халыкара форумнар үткәрү тәҗрибәсе булган матур, борынгы, кунакчыл Казан көтә», - диде Путин.