Мәскәүдә «Башкорт гүзәле - 2023» бәйгесендә җиңүче билгеле булды
Серго Орджоникидзе исемендәге Россия дәүләт геология-разведка университетында «Мәскәү һылыуҡайы – 2023» матурлык конкурсы узды. Башкала югары уку йортларының иң матур һәм талантлы ун студенты беренче гүзәл зат титулы һәм таҗ өчен көрәштеләр, дип хәбәр итә «Башинформ».
Барлык этап нәтиҗәләре буенча Гран-прига Уфадан Айсылу Ишбаева лаек була. Беренче вице-мисс исемен Туймазыдан Рената Ганиева, икенче вице-миссны Уфадан Алинә Мәҗитова, ә өченчесен Акъярдан Резидә Котлыбәрдина яулый.
Конкурс җиңүчесенә Бөтендөнья башкорт корылтаеннан кашмау (милли баш киеме) тапшырыла, ә калган катнашучыларга спонсорлардан бүләкләр бирелгән.
Шартлар буенча, конкурста башкорт тамырлары булган яки республика белән бәйле яшь кызлар катнаша. Алар традицион башкорт һөнәрләрендә, халык биюләрендә һәм җырларында үз осталыкларын күрсәтә, шулай ук матурлык, интеллект, мәдәни мирас һәм талант категорияләре буенча бәяләнә.
Конкурсны Серго Орджоникидзе исемендәге Россия дәүләт геология-разведка университеты, РФ Президенты каршында республиканың Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Мәскәүдә БР хакимият органнары эшчәнлеген тәэмин итү буенча аппарат, Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта Башкортстан студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе, шулай ук «Ясмин» иҗат студиясе оештырган.
«Башинформ» агентлыгына оештыручылар сөйләвенчә, бу вакыйга башкорт яшьләре арасында иң көтеп алган чараларның берсе. Конкурс республика белән Мәскәү арасында мәдәни алмашу кысаларында үткәрелә һәм Башкортстанның мәдәни мирасына һәм традицияләренә игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән, диелгән хәбәрдә.