Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Чүпрәледә «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 500гә якын яшь чыршы һәм миләш утыртылды

0
Чүпрәледә «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 500гә якын яшь чыршы һәм миләш утыртылды

Җиңү көне алдыннан Чүпрәле районында «Хәтер бакчасы» акциясе узды. Иске Чүпрәле авылының Мәктәп урамында 500 яшь чыршы һәм миләш утыртылды.

Акция хезмәт коллективларын, волонтерлык отрядлары вәкилләрен, «Бердәм Россия» партиясенең «Яшь гвардиясен» җыйды. Чарада Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров та катнашты. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

«Нәкъ менә шундый кечкенә эшләрдә бөтен ил халкының хәтере яши кебек. Безнең һәрберебезнең гаиләсендә сугыш геройлары бар, алар турында без бүгенге экологик-патриотик «Хәтер бакчасы» акциясендә катнашып искә алдык. Бүген без 500 яшь үсенте утырттык, Бу Кызыл Армиянең 500 сугышчысына тынычлык, азатлык, зәңгәр күк йөзе өчен шәхси рәхмәт әйтүгә тиң», – диде ул.

Моннан тыш, волонтерлар акциядә катнашучыларга Георгий тасмаларын тараттылар.

Искәртик, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 2020 елдан Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә. Акция кысаларында ел саен 27 миллион агач утыртыла, шуның белән Бөек Ватан сугышы вакытында бабаларыбызның батырлыклары турында истәлек саклана.

 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Тарпищев: нельзя Медведева назвать главным претендентом на золото Олимпиады






Врач МОДКТОБ рассказал об опасности открытых окон для детей

Павел Келлер: При работе с семьей формализм недопустим

Государственный Кремлёвский оркестр наградили Орденом «Святых Равноапостольных Кирилла и Мефодия»

Рейды по участкам с нецелевым использованием прошли в Подмосковье