Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Татарстан торак төзелеше буенча еллык планны 45 процентка үтәде

0

Татарстанда 1,4 млн квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, республикада торак төзелеше буенча еллык план 45 процентка үтәлгән, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин.

Торакны файдалануга тапшыру темплары буенча лидер булып коммерция секторы тора – еллык планның 46 процентын алар башкарды, диде ул ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә. Киңәшмәне республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Төзүчеләр 660 мең квадрат метр мәйданлы күп фатирлы 91 йортны тапшырдылар, дип хәбәр итте министр. Аның әйтүенчә, социаль ипотека программасы 42 процентка үтәлгән, шул нигездә республикада 17 йорт төзелгән.

«Шәхси торак төзелеше буенча статистик хисап еллык планның 45 процентка үтәлүен күрсәтә – бу 674 мең квадрат метр», – дип өстәде Айзатуллин.

Ул шулай ук Татарстанда төзелә торган объектларны тикшерү дәвам итүен әйтте. Мәсәлән, үз-үзен көйләүче оешмалар көче белән ел башыннан 772 тикшерү үткәрелгән, 335 контроль-күзәтчелек чарасын Дәүләт төзелеш күзәтчелеге үткәргән. Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе төзелешләрдә 210 тапкыр контроль-күзәтчелек чарасы уздырган. Министр әйтүенчә, быел гыйнвардан башлап ачыкланган 314 хокук бозу очрагы инде бетерелгән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Кто транслирует бой Табило против Джоковича на турнире Rome Masters 1000?






За месяц в Туле подешевели квартиры на вторичном рынке

В Кирове росгвардейцы присоединились к всероссийской патриотической акции "Окна Победы"

Движение на «салатовой» ветке метро Москвы восстановили после сбоя

Второй класс пожарной опасности спрогнозировали в Подмосковье