Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Татарстанда үсмерләргә 16 яшьтән рәсми рәвештә эшләргә рөхсәт бирергә тәкъдим итәләр

0

Хезмәт кадрлары кытлыгы проблемасын хәл итү максатыннан укучыларга 16 яшьтән эшләргә рөхсәт итәргә кирәк, дип белдерде «һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автономияле оешмасы генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин. Шулай ук ул, яшь белгечләр республика предприятиеләрендә эшчеләр кытлыгын тулыландырсын өчен, махсус урта уку йортларын тәмамланганнан соң мәҗбүри эшне кире кайтарырга чакырды.

«Законнарны үзгәртергә, яшүсмерләргә 16 яшьтән эшләргә рөхсәт итәргә кирәк, чөнки күпләр, көллияткә кергәч, 1 курста ук эшкә барырга әзер, әмма РФ Хезмәт кодексы буенча тулысынча эшләргә хокуклары юк. Уку йортларын тәмамлагач, мәҗбүри эшне кире кайтарырга кирәк. Кеше көллиятне тәмамлаганнан соң ирекле, ул югары уку йортына бара ала, каядыр китә ала, ә белгечлеге буенча да эшли алыр иде бит», – диде ул «Татарстан 24» телеканалына биргән интервьюда.

2022 елда Татарстанда 30 яшькә кадәрге эшче белгечләр саны 9 процентка диярлек кимегән. Гобәйдуллин фикеренчә, моңа демографик хәл дә йогынты ясаган.

Проблеманы хәл итү өчен ул эшче һөнәрләрне популярлаштыру буенча системалы эш алып барырга чакырды. «Ата- аналар балаларга һөнәр сайларга, хезмәт базарын анализларга булышырга тиеш», - дип нәтиҗә ясады «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» генераль директоры.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Хачанов вышел в третий круг турнира ATP в Риме






Лучшие ИИ-сервисы для лучевой диагностики определили в Москве

Дочь актрисы Анастасии Заворотнюк показала фигуру в купальнике

Возведение ФОК завершат в Митине

420 тысяч рублей может зарабатывать фрилансер в Новосибирске