Развожаев Севастопольдәге нефть базасында янгын тулысынча сүндереп бетерелүен әйтте
Севастопольдә нефть базасына пилотсыз аппаратлар (БПЛА) һөҗүм иткәннән соң чыккан янгынны тулысынча сүндереп бетергәннәр. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының биредәге идарәсенә сылтама белән төбәк губернаторы Михаил Развозжаев хәбәр итте.
Һәлакәт урынында дежур расчет кала, дип яза ул телеграмм-каналында һәм янгын сүндерүчеләргә рәхмәт белдерә.
Экспертлар ачыклаганча, нефть резервуарына кадәр бары тик бер пилотсыз аппарат кына очып килеп җитә алган, дип өстәгән Развожаев.
«Икенче БПЛАны флоттагы тышкы күзәтү посты хәрбиләре бәреп төшергән. Аның кисәкләре терминал янындагы ярда табылган», - дип хәбәр итә ул.
Исегезгә төшерәбез, бүген 5.00 сәгатьтә Казачья Бухта микрорайонындагы нефть базасына БПЛА һөҗүменнән соң резервуарларның берсе яна башлаган. Зыян күрүчеләр юк, гражданнар объектларына да куркыныч янамый. Дәүләт Думасында һөҗүмне Киев хакимиятләре теракты дип атадылар. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.