Әлфия Бәдретдинова гарәп илләрендә яшәүче татарлар берләшмәсе рәисе итеп сайланды
Дубайда 17 гарәп иленнән - Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Оман, Иордания, Йемен, Катар, Мисыр, Тунис, Ирак, Иран, Сирия, Бахрейн, Кувейт, Ливия, Ливан, Израиль, Мароккода яшәүче татар активистлары җыелды.
Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, биредә гарәп илләрендә яшәүче татарлар берләшмәсе конференциясе узды. Бу конференциядә Дубайда яшәүче Әлфия Бәдретдинова альянсның рәисе итеп сайланды.
Чараны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров алып барды. Ул җыелган халыкны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. Шулай ук Данис Шакиров Гарәп илләре татарлары альянсын оештыру, ул бу илләрдәге татарларны бер мәйданга берләштерү дип билгеләп узды.
Бу конференция эшендә Милли Шура әгъзалары Самарадан Фәхретдин Канюкаев, Оренбургтан Илдус Дәүләтов катнашты, диелә хәбәрдә.