Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Диния нәзарәте һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе Казанның Яңа татар зиратында өмә ясады

0
Диния нәзарәте һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе Казанның Яңа татар зиратында өмә ясады

28 апрельдә Татарстан Диния нәзарәте һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе хезмәткәрләре Казанның Яңа бистә зиратында өмә ясады.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм «Ислам кабул итүгә 1000 еллык» исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Зиһаншин җитәкчелегендә Татарстан Нәзарәте хезмәткәрләре һәм имамнары, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм шәкертләре зиратның зур өлешен рәткә китерде, каберлекләрне чүп-чардан, кипкән үләннәрдән һәм корыган агачлардан аралады, аллеяларны себереп җыештырды, кабер ташларын чистартты. Бу турыда Нәзәрәт хәбәр итте.

Яңа татар зиратында 3 майда традицион рәвештә Остазларны искә алу көне узачак, шулай ук биредә 50 дән артык дин әһеле, мәгърифәтчеләр һәм галимнәр җирләнгән. Алар арасында Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Әхмәдхади Максуди, Сөнгатулла Бикбулатов, Зәкәрия Минвәлиев, Габделхак хәзрәт Саматов, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин бар.

Ахырдан биредә җирләнгән дин әһелләренең, күренекле мәгърифәтчеләрнең, остазларның рухларына күмәкләп дога кылынды, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Потапова проиграла Остапенко во втором круге турнира WTA 1000






Дочь актрисы Анастасии Заворотнюк показала фигуру в купальнике

Альтернатива ипотеки: что такое ссудо-сберегательные кассы и как они работают

В Москве два человека пострадали после столкновения машины с деревом

Возведение ФОК завершат в Митине