Hurriyet: Россия һәм Төркия туристлар өчен түләү системасын ясый башлады
Россия һәм Төркия туристлар өчен уртак түләү системасын эшләүгә кереште. Бу хакта Төркия лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоган хакимиятендәге чыганакларга сылтама белән Hurriyet газетасы яза.
Яңа система Rebit kart атамасын алачак һәм электрон акча янчыгы принцибы буенча эшләячәк дип планлаштырыла. Төркиядә Россия туристлары аны мобиль кушымта ярдәмендә «җиңел» генә куллана алачак, дип фаразлана.
Шул ук вакытта басма проектны кертү турында күптән түгел Эрдоганның РФ Президенты Владимир Путин белән телефон аша сөйләшүе барышында фикер алышуын искәртә.
Соңрак, «Аккую» АЭСына атом ягулыгы кертү тантанасы вакытында видеоэлемтә аша катнашкан Путин Россия һәм Төркия илләр арасында авиарейслар санын арттыру өчен тырыша, дип белдерде.
Узган елның сентябрендә АКШ Финанс министрлыгының Чит ил активларын контрольдә тоту идарәсе Россиянең «Мир» түләү системасын башка илләрдә куллануны тәэмин итүчеләргә санкцияләр белән янады. Шуңа күрә Төркия һәм башка дәүләтләрнең финанс оешмалары «Мир» карталарын кабул итүдән баш тартты. Шуннан соң Эрдоган Россия түләү системасына Россия Федерациясе туристлары өчен уңайлы альтернативалар эшләүне йөкләде.