Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Курил янында җир тетрәү булган

0

Сейсмологлар якшәмбе көнне Курил янында 5,0 магнитудалы җир тетрәү теркәгән, дип хәбәр итә «РИА Новости». Басмага бу турыда Россия Фәннәр академиясенең Бердәм геофизик хезмәтенең утрау филиалыннан мәгълүмат килгән.

«5,0 магнитудалы җир тетрәү 21 майда 20.39 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 12.39 сәгатьтә) булды. Аның үзәге диңгездә Шикотан утравының Малокурильское авылыннан 39 километр көньяк-көнбатыштарак урнашкан. Җир этәргечләре үзәге 41 километр тирәнлектә урнашкан», – дип төгәлләштерде «Южно-Сахалинск» сейсмостанциясе җитәкчесе Елена Семенова.

Әңгәмәдәш сүзләренчә, Шикотан һәм Кунашир утрауларында яшәүчеләр магнитудасы 4 баллга кадәр булган җир тетрәүләр сизгән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса