2023 елда Татарстанда 81 яшь гаилә торак шартларын яхшыртачак
2023 елда Татарстанда 81 яшь гаилә торак шартларын яхшыртачак. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин әйтте.
«Муниципалитетларга финанслау тулы күләмдә җиткерелде. Хәзерге вакытта яшь гаиләләргә торак базарыннан фатирлар сайланыла», – диде министр.
Презентациядәге мәгълүматларга караганда, бу максатларга 126,07 млн сум планлаштырылган, бу сумманың 100 миллионы республика бюджетыннан бирелгән.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Эшчәнлектә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.