Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2023

Ким Миңнуллин Республика балалар китапханәсенең үз Милли шурасын булдырырга тәкъдим итте

0
Ким Миңнуллин Республика балалар китапханәсенең үз Милли шурасын булдырырга тәкъдим итте

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсенең иҗтимагый оешмасын оештырырга тәкъдим итте.

«Минемчә, балалар китапханәсенең үз Милли шурасы – ниндидер иҗтимагый оешмасы булырга тиеш дип уйлыйм. Шушы китапханә белән бергәләп татар балалар әдәбиятына һәм шуның аша милләтне саклау мәсьәләсендә ниндидер өлеш кертергә иде», диде ул Роберт Миңнуллинның туган көнендә шагыйрьне искә алу мәҗлесендә.

«Республикада китапханә системасын һәм балалар әдәбиятын ничек үстереп булуы турында фикерләрне республика җитәкчелегенә дә әйтә ала торган кешеләрне дә барларга кирәктер. Китапханә шушы җыелу урыны булсын иде. Бүген мин бирегә шушы уйлар белән килдем», дип дәвам итте галим.

Ким Миңнуллин фикеренчә, Республика балалар китапханәсе балалар китаплары чыгару, аларны бизәү мәсьәләләрен уртага салып сөйләшә, балаларның китап белән мөнәсәбәте турында фикер алыша торган урынга әйләнергә тиеш.

«Алга таба да һәр елның 1 июнендә балалар әдәбиятына тәэсир итә ала торган ниндидер бер матур чарага чыгарга тиешбездер», дип фикерен йомгаклады Роберт Миңнуллинның бертуган энесе.

Роберт Миңнуллин исемен йөрткән Республика балалар китапханәсендә халык шагыйрен искә алу чарасы үтте.

Роберт Миңнуллинны искә алырга Тынычлык бистәсе зиратына килүчеләр җыелып Республика балалар китапханәсенә кайтты. Искә алу чарасы китапханәдә дәвам итте.

Искә алу мәҗлесендә Роберт Миңнуллинның гаиләсе - хатыны Клара Миңнуллина, улы Алмаз һәм кызы Таңсылу, туганнары, каләмдәшләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Финалистка юниорского Уимблдона-2023 получила временное отстранение за допинг






Стартует майская «Музейная неделя»

15-летняя москвичка разбилась при падении с высоты 11 этажа во время фотосессии

Елена Борзова: "Актёр — это не богема, а тот, кто работает всю жизнь над собой"

«СССР распался? Ужас!». Как любит Россию страна, где о нас ничего не знают