Самараның Кызыл Яр авылында яңа мәчет төзеләчәк
19 августта Самара өлкәсенең Кызыл Яр авылында яңа Җәмигъ мәчете төзелеше урынында символик рәвештә «беренче нигез ташы» салыначак. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
«Самара өлкәсенең Кызыл Яр авылында яшәүче мөселманнарның «Җәмигъ мәчете» дини оешмасы тантаналы чарада катнашырга чакыра», диелгән хәбәрдә.