Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2023

«Шәһри Казан» журналисты Эльвира Шакирова: Кеше хыянәт һәм югалтулар турында укырга ярата

0
«Шәһри Казан» журналисты Эльвира Шакирова: Кеше хыянәт һәм югалтулар турында укырга ярата

«Интертат» сайтының «Вконтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында «Шәһри Казан» газетасы журналисты Эльвира Шакирова халыкның күбрәк хыянәт, нәфрәт, югалтулар турында язмалар укырга яратуын әйтте. Эльвира Шакирова «Шәһри Казан. Язмыш» газетасы чыга башлауга ике ел булу уңаеннан эфирга чакырылды.

«Кеше нәфрәт, хыянәт, югалтулар турындагы язмаларда үзенең тормышында булган хәлләргә охшашлык эзли, үзе шундый хәлдә калса, нинди дә булса киңәш көтә. Шунлыктан мондый язмаларны халык күп укый, кайтавазлар да күп килә, сайтка куйсак, комментарийлар күп калдыралар», – ди ул.

«Шәһри Казан. Язмыш» газетасын күбрәк авыл халкы укый, шуңа күрә газетада күбрәк авыл халкы турында язмалар әзерләнә.

«Авыл халкы белән даими элемтәдә торабыз. Районнарга, авылларга күп йөрибез. Бервакытта да бүген ни турында языйм икән дип эзләнеп йөргән юк. Гыйбрәтле язмышлар үзеннән-үзе килеп чыга. Бервакыт Арчада почтада бер ханым белән сөйләшеп китеп, аның югалган улын 30 ел буе көтүен белгән идем. Ул әле соңрак миңа бер дәфтәр тутырып хат та язган иде. Елый-елый укыдым мин аны, язма итеп тә әзерләдем. Эшләү дәверендә шушы язмам иң тетрәндергәне булгандыр», – диде ул.

«Шәһри Казан. Язмыш» газетасының беренче саны 2021 елның 2 июлендә дөнья күрде. Шул көннән башлап, һәр җомга газета 24 битлек булып А4 форматында чыга.

«Бер ел эчендә 52 җомга бар икән. Шулай булгач, ике ел эчендә газетаның 100дән артык саны дөнья күргән. Бер санда бер генә язмыш турында язылмый. Шуңа күрә газетада ничә язмыш турында язылганын төгәл генә әйтеп булмый», – ди ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Азаренко вышла в 1/16 финала турнира WTA-1000 в Риме






Синоптики объявили «оранжевый» уровень опасности в Подмосковье и еще 7 регионах

Велопарад пройдет в Солнечногорске 25 мая

В Дубне обеспечили электроснабжением потребителей левобережной части города

Китайский «Транзит»: тест фургона JMC Fushun