Алабуга мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды
1 августта Алабуга районы Гари авылында яңа мәчет ачылды.
Гари авылында мөселман мәхәлләсе 2020 елда оеша һәм мәчет салу өчен җир бүлеп бирелә. 2021 елда беренче нигез ташы салына һәм ике ел эчендә мәчет бинасы күтәрелә. Мәчет авыл җирлегендә яшәгән, битараф булмаган мөселман кардәшләрнең финанс ярдәме белән салынды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
Иң саллы өлешне шәхси эшмәкәр Нурислам Кадыйров кертте. Аның изге башлангычын хуплап, күпләгән эшмәкәрләр дә булышлык күрсәтте. Гари авылында мәчет беренче булып төзелде, биредә, бары руслар гына яшәү сәбәпле, революциягә кадәр дә, советлар чорыннан соң да мәчет булмаган. Хәзерге вакытта авылда яшәүче халыкның 52 проценты – татарлар.
Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров тантанада катнашучыларга нәсыйхәт сүзләрен ирештерде, ул рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуда мәчетләрнең зур вазифа башкаруын, рухи яктан чистару, пакьләнү өчен мәчетләргә йөрү кирәклеген билгеләп үтте. Ул шулай ук мәчет салуның фазыйләтләрен искә төшереп, хәдис китерде: «Кем дә кем бер мәчет төзесә, Аллаһы Тәгалә шундый ук сыйфатта бу кешегә Җәннәттә йорт бүләк итәр».
Рәсми документлар буенча, мәчет 48 кешегә исәпләнгән. Әмма мәчет берьюлы, хатын-кызларны да исәпләп, 70-80-гә кадәр кешене сыйдыра ала. Бер катлы мәчеттә ир-атлар өчен зур намаз залы, балконда 15ләп хатын-кыз өчен зал, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым тәһарәтханәләр, имам бүлмәсе, кухня һәм котельная бар.
Мәчет югары сыйфатлы кирпечтән төзелде, барлык инженер-техник коммуникацияләр (ут, салкын су һәм җылы су, канализация, җылыту системалары һ.б.) уздырылган. Газ кертелгән һәм газ белән җылытыла.
Киләчәктә мәчеттә дини дәресләр, балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары башлап җибәрү планлаштырыла. Ишегалдында яшелләндерү-төзекләндерү эшләре алып барыла: чәчәкләр утыртылды, газон чәчеп агачлар утырту ниятләнә. Шулай ук мәчет каршында асфальт түшәлгән парковка эшләнәчәк. Хәзерге вакытта мәчеттә Рифкать хәзрәт Гарифуллин имамлык итә. Гари авылы мәчете Алабуга мөхтәсибәтендә 12нче мәчет булып ачылды, диелә.