Аннексияләнгән Кырымда сивил журналист Куламет Ибраимов гаиләсе яши торган йортта тентү узган
Ул 27 июльдә Акъярда Югары мәхкәмә бинасы янында башка кырымтатарлар белән бергә тоткарланган иде. 14 кешедән бары аны гына сак астына алдылар. Куламет Ибраимов биш көн сак астында утырып чыкты.