Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2023

Галим Татарстанда аномаль эсселекнең кайчанга кадәр дәвам итәчәген әйтте

0

Кыска тәнәфестән соң Татарстанга аномаль эсселәр кире кайта. Россия Гидрометеоүзәге фаразлавынча, атна ахырында Казанда көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +32 градуска кадәр күтәреләчәк. КФУ профессоры Юрий Переведенцев безнең полосада җәйнең соңгы ае өчен гадәти булмаган эссе һава торышының сәбәпләрен аңлатты.

«Алдагы ункөнлектә Казанда һава температурасы климатик нормадан 4-5 градуска югарырак булачак. Уралны су басты, бездә явым-төшем көтелми. Антициклон үзәге Төньяк Боз океаны тирәсендә урнашкан. Югары басым өлкәсе безгә таба сузыла һәм Каспий диңгезенә кадәр җитә, бөтен Идел буенда эссе һава торышы урнашты», – дип хәбәр итте ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, һава торышының антициклональ характеры 8 августка кадәр сакланачак. Июль безнең полосада, гадәттә, җәйнең иң җылы ае санала. Татарстан башкаласында җәйнең соңгы аенда эсселәр чигенергә, ә уртача тәүлеклек температура якынча +19 градус булырга тиеш. Татарстан Гидрометеоүзәге эссе һәм коры һава торышы урнашуга бәйле рәвештә янгын куркынычының югары булуы турында кисәтте.

«2-10 августта Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда янгын чыгу куркынычы югары (4 класс) булачак», – диелә хәбәрдә.

КФУ профессоры сүзләренчә, эсседән урманнар гына түгел, авыл хуҗалыгы да зыян күрә. Озакка сузылган корылык уңышта тискәре чагылыш табарга мөмкин.

«Бу җәйдә метеорологлар берничә тапкыр туфрак корылыгын теркәде», – дип искәртте Переведенцев.

Якын көннәрдә җил-давыллар көтелми. Аның сүзләренчә, Казанда куркыныч метеокүренешләр арасында беренче урында – көчле җил, икенчедә – коеп ява торган яңгырлар, әмма әлегә алары да күренми. Тулаем алганда, август аенда Татарстан башкаласында айлык уртача температура нормадан – югары, ә явым-төшемнәр түбән булачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Касаткина обыграла Марию и вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме






Рыбинск во время войны

Под Новокузнецком при ДТП сгорели автобус и легковая Toyota

Топ-10 новостей: рост Батагайского кратера, вальс 100-летнего ветерана, первые лесные пожары

Врио губернатора Хабаровского края назначили 1-го вице-губернатора Александра Никитина