Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2023

Зөфәр Рәмиев: Марсель Ибраһимов Тукайның әсәрләрен русча тәрҗемә итеп чыгарырга исәпли

0
Зөфәр Рәмиев: Марсель Ибраһимов Тукайның әсәрләрен русча тәрҗемә итеп чыгарырга исәпли

Филология фәннәре докторы, профессор Зөфәр Рәмиев филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов Габдулла Тукайның барлык әсәрләрен диярлек рус теленә тәрҗемә итеп чыгарырга исәпләвен әйтте.

Күптән түгел Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында булдым. Марсель Ибраһимовтан: «Син нәрсә белән шөгыльләнәсең?» – дип сорадым. «Тукай белән тирәнтен шөгыльләнәм. Тукайның әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү буенча масштаблы проект», – диде. Ул Тукайның барлык диярлек әсәрләрен 6-7 томда рус телендә тәрҗемәсендә чыгарырга исәпли. 2026 елда Тукайның 140 еллыгы булачак, Алла бирсә», - диде ул Габдулла Тукай әдәби музеенда оештырылган түгәрәк өстәлдә.

Галим Лилия Газизованың Тукай әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү проблемасы темасына диссертация яклавын хуплады. «Фәнни хезмәтнең китап буларак басылып чыгуын көтеп калам. Тукай энциклопедиясен русча чыгару мәсьәләсен дә карарга кирәк», - диде профессор.

«Лилия ханым, Тукайның әсәрләрен рус теленә 1913 елдан тәрҗемә итә башлаганнар, дип яза. Асылда, шулай. Әмма Габдулла Тукайның әсәрләрен 1912 елдан ук рус теленә тәрҗемә итеп, матбугатта чыгарганнар, дигән версия бар. Тукай Җаекта (Уральскида) яшәгәндә үзе үк русчага тәрҗемә итеп бастырган, дип тә әйткәннәр иде. Бу турыда галим Рафик Нафиков та яза. Кызганыч, Уральскиның революция кадәрге чорындагы архивы тулысынча сакланмаган, дигән фикергә килдем», - диде Зөфәр Рәмиев.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анастасия Павлюченкова

Павлюченкова вылетела с турнира в Риме






Роскошь по-советски: история создания самой популярной люстры СССР «Каскад»

Дети актеров Марии Голубкиной и Николая Фоменко живут за пределами России

Налоговая система РФ будет трансформирована, обсуждение вопроса стартует 20 мая

Две пары из Подмосковья поженились на Всероссийском свадебном фестивале