Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2023

Төркия беренче тапкыр Россия туристлары өчен иң кыйммәтле биш ил исемлегенә керде

0
Төркия беренче тапкыр Россия туристлары өчен иң кыйммәтле биш ил исемлегенә керде

Бу җәйдә Төркия беренче тапкыр Россия туристлары өчен иң кыйммәтле илләр исемлегенә керде. Сәяхәт бәясе буенча беренче урында Мальдив утраулары кала, иң арзан юнәлеш – Россия, дип хәбәр итә «Интерфакс». Агентлык бу турыда Россия туроператорлары ассоциациясенең (АТОР) башкарма директоры Майя Ломидзега сылтама белән яза.

Төркиянең ял бәяләре буенча «антирейтингка» эләккәне булмады, дип билгеләп үтте Ломидзе. Гадәттә, бу ил Россия кешеләре өчен бәя ягыннан кулай иде. Хәзер бу илгә ял итәргә ун көнгә бару бәясе ике кешегә 183-185 мең сум тәшкил итә.

Мальдив утраулары иң кыйммәт юнәлеш булып кала. Анда Россия кешеләренә ял өчен 390 мең сум акча түләргә туры киләчәк. Икенче урында Куба, анда уртача чек 238 мең сум. Шулай ук бишлектә Шри-Ланка да бар, анда сәяхәт өчен 213 мең сум түләргә туры киләчәк.

Туризм өчен иң арзан юнәлеш дип АТОР башлыгы Россияне атады. Самолетка билетларны исәпкә алганда, Россия Федерациясендә ял итү уртача 80-85 мең сумга төшәчәк.

Гомумән алганда, ял итү бәяләре узган ел белән чагыштырганда 15 процентка арткан. Ләкин, сәяхәтчеләрне бу куркытмый – белгечләр барлык юнәлешләрдә диярлек аларның саны арта баруын әйтә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан һәм аның башкаласы да Россия туристлары арасында популяр. Әйтик, бүген Казанның туристлар көтелмәгән сәяхәтләр ясый торган өч шәһәр арасына керүе билгеле булды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Анастасия Потапова вышла во второй круг турнира WTA-1000 в Риме






Под посадку деревьев подготовлено более 10 гектаров почвы в Наро-Фоминском округе

Хуснуллин: к 2030 году в России предстоит построить почти 1 млрд метров жилья

Парк культуры и отдыха в Жуковском благоустроят в 2024 году

Финалистов патриотической акции «Рисуем Победу» наградят в Музее Победы