Рөстәм Миңнеханов Ирек Мәгъсүмовны Россия Герое исеме бирелү белән котлады
Рөстәм Миңнеханов хәрби махсус операциядә катнашучы подполковник Ирек Мәгъсүмовка телеграмма җибәрде. Ул аны Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булуы белән котлады.
«Яу кырында Сез лаек булган бу югары исем, Казан танк училищесын тәмамлап сайлаган һөнәри биографиягез кебек үк, сезнең хәрби һәм гражданлык бурычыгызга тугрылыгыгызны, шулай ук зур шәхси батырлыгыгызны ышандырырлык итеп раслый», – диелә телеграммада.
Миңнеханов үз халкының батыр улы белән горурлануын белдерде. Ул шулай ук Геройның әнисенә – Нәзирә Габделбәр кызына хөрмәт белдереп, үз иленең батыр яклаучысын һәм чын патриотын тәрбияләвен билгеләп үтте.
Татарстан Рәисе Ирек Мәгъсүмовка Россия данын яклауда яңа казанышлар, шулай ук аңа һәм аның барлык якыннарына сәламәтлек теләде.
Путин Татарстаннан махсус операциядә катнашучы Ирек Мәгъсүмовны бүләкләде. Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучы, Мамадыш районында туган подполковник Ирек Мәгъсүмовның бүләкләнүенә ихтирамын белдерде.