Зәй районы башлыгы махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайтучылар белән очрашты
Зәй районы җитәкчелеге, хәрби комиссариат, иҗтимагый оешма вәкилләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга килгән якташлары белән очрашты. Очрашуга хәрбиләр гаиләләре белән килгән иде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
Очрашу үзәк китапханәдә оештырылды. Хәрбиләр өчен патриотик рухтагы җырлар, шигырьләр яңгырады. Китапханәче Лилия Әхмәтҗанова Разил Вәлиевнең «Я дөньяны үзгәртәм мин бүген...» шигырен укып, очрашуда катнашучыларны шигъри дөньяга алып кереп тәэсирләндерде.
Үзәкләштерелгән китапханәләр директоры Сәрия Батыршина очрашуга килүчеләр өчен китапханәдә экскурсия үткәрде. Шулай ук рәссам Елена Курносованың картиналар күргәзмәсе белән таныштырдылар.
Район башлыгы Разиф Кәримов егетләргә Ватан иминлеге сагында торулары өчен рәхмәт белдерде. «Барыгызны да исән-сау күрүемә шатмын», — дип һәрберсе белән җылы итеп күреште ул. Очрашуда махсус хәрби операция барышында һәлак булган Зәй егетләрен бер минут тынлык белән искә алдылар.
«Район башлыгы чыгышында хәрбиләрне район икътисады белән таныштырды. Разиф Кәримов күптән түгел генә Зәй егетләре белән махсус хәрби операция зонасына якташларыбызга гуманитар ярдәм илтеп кайтты. Ул хәрбиләребезнең патриотик рухта булуларын, зәйлеләр өчен үрнәк булып торуларын, Ватаныбыз чикләрен саклап, чиксез батырлык үрнәге күрсәтүләрен ассызыклап, аларга рәхмәтләр сүзләре җиткерде», диелгән хәбәрдә.
Хәрбиләр район җитәкчелегенә һәм районның барлык халкына гуманитар ярдәм өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр. Алар хезмәтләренең ничек узуы турында сөйләде, борчыган сораулары белән дә мөрәҗәгать иттеләр.
Соңыннан хәрбиләр гаиләләре белән «Космос» кинотеатрына фильм карады.