Уфада «Нур» театры Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» трагедиясен куячак
Уфа татар театрының иҗат коллективы җәйге ялдан соң яңа сезонда беренче тапкыр җыелды. Директор Фирзат Габидуллин артистларны эшкә чыгулары белән котлады һәм аларны бу елга планнар белән таныштырды. Аерым алганда, сүз гастрольләр һәм яңа спектакльләр турында барды. «Башинформ» шул хакта хәбәр итә.
Баш режиссер Азат Җиһаншин, җыелучыларны сәламләп, көтелгән зур эш турында сөйләде. Коллектив Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» трагедиясе буенча репетицияләргә тулы куәткә керешә.
Сезон юбилейларга бай булачак. Сентябрьдә «Нур» театры күренекле драматург Наил Гаитбаевның 75 яшьлек юбилеена багышланган декадник ача. Үз сәхнәсендә декадникта катнашучыларны - Туймазы татар дәүләт драма театрын һәм Арслан Мөбарәков исемендәге Сибай дәүләт башкорт драма театрын кабул итәчәк.
Популяр авторлар - Зифа Кадыйровага октябрьдә 65 яшь, Айгиз Баймөхәммәтовка 35 яшь тула. Бу даталарны бәйрәм итүдә «Нур» театры артистлары да катнашачак.