Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2023

Арчада иң күп ашлык суктырган комбайнчыларны бүләкләделәр

0
Арчада иң күп ашлык суктырган комбайнчыларны бүләкләделәр

Район башлыгы алдынгыларга махсус вымпел һәм акчалата премия тапшырды.

Бүген Арча районы башлыгы Илшат Нуриев бу атнада районда иң күп ашлык суктырган комбайнчыларны кырга барып бүләкләде. Ул «Казанка» агрофирмасыннан Фаил Хәлиуллин, «Кырлай» агрофирмасыннан Рафис Җәләлиев һәм Нияз Гыйльфановка махсус вымпел һәм акчалата премия тапшырды. Район кырларында өлгергән уңышны җыеп алу өчен зур көч куйган игенчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин урып-җыю эшләренең оешкан төстә баруы тәҗрибәле хезмәткәрләрнең намуслы хезмәте нәтиҗәсе булуын билгеләп узды.

Бүләкләү чарасында Арча район Мәдәният йортында эшли торган агитбригада «Игенчегә игелек кылучыга, җырлар аша сәлам юллыйбыз» дигән концерт тәкъдим итте.

«Агитбригада басуларда, ындыр табакларында чыгыш ясый. Икмәк булса-җыр да була. Кыр батырларына зур көч һәм сәламәтлек телибез. Үзебезнең җырларыбыз белән аларга ял бүләк итәргә, хезмәт дәрте өстәргә тырышабыз», - диде агитбригада җитәкчесе Рәсих Галимҗанов.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин хәбәр итүенчә, урып-җыю чорында атна саен басуга чыгып барлыгы 20 комбайнчы бүләкләнәчәк. Шулай ук, урып-җыю эшләре нәтиҗәләре буенча иң яхшы 20 комбайнчыга район башлыгының 10 мең сумлык премиясен тапшыру каралган.

«Амбарларга 40 мең тоннага якын ашлык кайтты.1 гектардан уртача уңыш 27.5 центнер. Иң зур уңыш «Казанка» агрофирмасында (45 цн), «Северный» һәм «Ак Барс» (36-35 цн) хуҗалыкларында. Иген кырларында 130 берәмлектән артык комбайн эшли. Шушы көннәрдә көзге чәчүне башларга планлаштырабыз. 15 мең гектардан көзге культуралар чәчеләчәк», - диде Ленар Абдуллин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублёв в трёх сетах обыграл Маркоса Гирона и вышел в третий круг «Мастерса» в Риме






«Москвич» перешел на полный цикл производства автомобилей

Военнослужащая из Истры получила орден Мужества

Собянин рассказал, как посетить экскурсии в зданиях посольств разных стран

В Астраханской области более 100 тысяч семей оформили детское пособие