Ел ахырына кадәр Уфада башкорт телендә эшли торган акыллы колонканы тәкъдим итәчәкләр
2023 ел ахырына кадәр Уфада башкорт телендә эшли торган акыллы колонканы тәкъдим итәчәкләр. Киләсе елда 250 җайланма җыю күздә тотыла. Аларны белем бирү эшендә файдалану өчен балалар бакчалары һәм мәктәпләргә тапшырачаклар. Бу хакта ТАСС агентлыгы башкорт телен саклау һәм үстерү фонды директоры Гөлназ Йосыповага сылтама белән хәбәр итә.
«Акыллы колонка «Хомай» дип аталачак. Аның белән башкорт һәм рус телләрендә аралашырга мөмкин. Тавышландыру да ике телдә булачак. Проект Башкортстан Республикасы Башлыгы грантына гамәлгә ашырыла. Беренче биш колонка 11 октябрьгә, Республика көненә җыелыр дип көтелә», – диде Гөлназ Йосыпова.
Акыллы колонкаларның беренче партиясен сынау өчен балалар бакчаларына тапшырачаклар. Калган 200 колонканы мәктәпләргә бирәләр.
Колонкада төрле белем бирү учреждениеләре өчен төрле кушымталар каралган. Әйтик, иң кечкенәләр өчен әкиятләр әзерләнгән. Хәзерге вакытта җайланмаларны җыю урынын билгелиләр.