Казан мәктәп яшендәге балалар белән яшәү өчен иң яхшы шәһәрләрнең берсе дип танылды
Ата-аналар фикеренчә, Казан мәктәп яшендәге балалар белән яшәү өчен иң яраклы булган өч лидер-шәһәрләр исемлегенә керә. Татарстан башкаласы рейтингта Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң өченче урында, дип яза РИА Новости әлеге тикшеренүләргә сылтама белән.
Мәктәп укучыларының 42 проценты Мәскәүне иң яхшы шәһәр дип атаган, һәр өченче укучы – сораштырылучыларның 33 проценты Санкт – Петербургны сайлаган. Сораштыруда катнашучыларның 18 проценты Казан өчен тавыш биргән.
Татарстан башкаласыннан соң рейтингта Краснодар һәм Сочи, аннан соң Калининград, Новосибирск, Түбән Новгород һәм Екатеринбург тора. Соңгы урында Ростов-Дон, аның өчен россиялеләрнең 8 проценты гына тавыш биргән.
Сораштыруда ил буенча 2,7 мең ата-ана катнашкан. Катнашучылар күбрәк шәһәр инфраструктурасына, фәнни потенциалына һәм гаилә белән төрле күңел ачу урыннары булуга игътибар иткән.