Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2023

Казан Кремленең Спас манарасын реставрацияләү тәмамланып килә

0

Казан Кремленең Спас манарасын реставрацияләү тәмамланып килә. Казан халкы һәм туристлар өчен шәһәр символы булган истәлекле объектны ачу август ахырында-сентябрь башында ниятләнә.

«Без 2023 елның көзенә ориентлашабыз. Музейның һәм Спас манарасындагы күзәтү мәйданчыгының төгәл эшли башлау вакытын без әлегә әйтә алмыйбыз, чөнки эшләр әле бара, шунлыктан, алар төгәлләнгәндәрәк игълан итәчәкбез. Әмма беренче туристларның Татарстан Республикасы көнендә, 30 августта яки шушы көнгә якын булган арада реставрацияләнгән Спас манарасын күрү ихтималы бар»,- дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәтендә.

Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы көненә, мәгълүмат агентлыгы мәгълүматлары буенча, Казан Кремленең Спас манарасында ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның булуы планлаштырылган. Ул, «Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, 2022 елның мартында реставрация эшләре башланган вакытта Казан Кремленең Спас манарасын караган иде.

Элеккеге вакытта керү капкасы өстендә Коткаручы – Христос иконасы урнашкан булган. Шунлыктан ул Спас манарасы дип аталган. Еллар дәвамында аны төзекләндергәннәр, киңәйткәннәр.

Спас манарасы музееның эш графигы Казан Кремленең башка музейларындагы кебек үк булачак: 10нан кичке 18 сәгатькә кадәр; ә җомга көнне 11дән 20 сәгатькә кадәр», – дип хәбәр иттеләр музей-тыюлыкның матбугат хезмәтендә.

Килүчеләрнең ташламалы категорияләре өчен бәя арзанрак була, ә Спас манарасына билетны Казан Кремле сайтында һәм Казан Кремле кассасында, шул исәптән «Пушкин картасы» буенча да сатып алырга мөмкин булачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Рафаэль Надаль

Рафаэль Надаль первым в истории тенниса выиграл 200 матчей на грунтовых «Мастерсах»






Собянин: Количество креативных кластеров в Москве увеличилось почти в два раза

Как российские турбины потеснили Siemens

Вильфанд спрогнозировал возврат нормальной майской температуры в Москве к 15 мая

Женщина-водитель и двое детей пострадали в ДТП в Самарской области