Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык инфраструктурасын модернизацияләүгә 9 млрд сум бирелә
Татарстанга тагын бер махсус инфраструктура кредиты хупланды. Бу юлы акча нигездә торак-коммуналь хуҗалык инфраструктурасын модернизацияләүгә китәчәк, дип сөйләде Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин.
Тагын 32 төбәкнең гаризалары хупланган. Гомумән алганда, аларга барлыгы 75 млрд сум акча җибәреләчәк, шуның 9 млрд сумы Татарстан өчен билгеләнгән.
«Акча нигездә торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләүгә тотылачак: җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системалары төзекләндереләчәк. Барлык 61 проект, һичшиксез, гражданнарның тормышына һәм төбәкләрнең үсешенә уңай йогынты ясаячак!» - дип язган РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары үзенең телеграм-каналында.
Моңа кадәр июльдә Татарстан автобуслар паркын яңартуга акча алган 32 төбәк арасына керде. 2,5 мең берәмлек җәмәгать транспорты сатып алу өчен төбәкләргә 19,3 млрд сум акча бүлеп бирелгән.