Казанда юлчыларны ташучы ширкәтләр автобуслар искерде дип зарлана
Казанда автобуслар еш ватыла башлаган, июль аенда гына 600 автобус ватылган. Көз җиткәч, шуның белән беррәттән яңа уку елы да башлангач, юлчылар саны артачак. Юлчыларга автобуслар да ватылып тоткарланырга мөмкин булуын исәпкә алып, өйләреннән иртәрәк чыгарга киңәш ителә.