Махсус операциядә үлгән хәрбиләрнең балалары мәктәпкә чиратсыз кабул ителергә мөмкин
Россия Мәгариф министрлыгы махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең, шул исәптән Росгвардия хезмәткәрләренең балаларын мәктәпкә чиратсыз кабул итү тәкъдиме белән чыкты. Шул хактагы документ норматив хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Әгәр махсус операциядә катнашучы сугыш хәрәкәтләре барган зонада гарипләнү яки авыру нәтиҗәсендә үлсә, аның баласын мәктәпкә чиратсыз кабул итәчәкләр. Шулай ук уллыкка алынган яки опекадагы балалар да шундый хокукка ия.
Боерык кабул ителгән очракта, ул 2026 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булачак.
Элегрәк Россия Мәгариф министрлыгы, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын да кертеп, югары уку йортларына ташламалы нигездә керү хокукына ия гражданнар исемлеген киңәйтте.