Татарстанда алты пляжда су коенырга ярамый - исемлек
10 августка булган мәгълүматлар буенча Татарстанда 6 пляж, шул исәптән Казанның 3 пляжы гигиена таләпләренә туры килми. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.
Билгеләп үтелгәнчә, Казанның «Зур Аккош күле», «Локомотив» һәм «Түбән Елга аръягы» пляжлары санитар-химик күрсәткечләр буенча тиешле нормаларга туры килми.
Чаллы, Минзәлә һәм Бөгелмә шәһәр комлыкларында микробиологик күрсәткечләр буенча хилафлыклар табылган.
Искәртик, хәзерге вакытта Татарстанда 18 пляж эшли, шуларның бишесе Казанда - «Локомотив», «Түбән Елга аръягы», «Комсомольский», «Тирән күл» һәм «Зур Аккош күле».