Төркиядә тагын җир тетрәгән
Шимбә Төркиянең көньяк-көнчыгышында Малатья провинциясендә 4 магнитудадан артык өч җир тетрәү булган. Бу хакта РИА Новости сейсмологларга сылтама белән хәбәр итә.
Җомга көнне Малатьяда 5,3 магнитудалы җир тетрәү булды.
Табигый бәла-казаларның нәтиҗәләрен бетерү идарәсе мәгълүматлары буенча, өч җир тетрәүнең эпиүзәге Ешилъюрт шәһәре янында урнашкан: беренче 4,8 магнитудалысы Мәскәү вакыты белән 16.39 сәгатьтә, икенчесе 4,5 магнитудалысы 16.40 сәгатьтә булган. Өченче җир тетрәү 4,2 магнитуда белән 18.18 сәгатьтә провинцияне тетрәндерде. Эпиүзәк 6-9 километр тирәнлектә булган.
Идарә башлыгы Юнус Сезер белдергәнчә, беренче ике җир тетрәүдән соң зыян күрүчеләр яки җимерелүләр теркәлмәгән, яраланучылар булмавы турындагы мәгълүматны Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Фахреттин Коджа да раслады.
Төркиянең танылган сейсмологы Наджи Герюр Малатья районында яңа ярылу барлыкка килүен кире какмый, чөнки карталарда ул билгеләнмәгән, ә шәһәр янында җир тетрәүләр торган саен ешрак була.