Түбән Камага 50 яшь табиб эшкә киләчәк
Түбән Кама хастаханәләрендә иллегә якын яңа белгеч эшли башлаячак. Август аенда аларның 36сы инде шәһәргә киләчәк. Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин «эшлекле дүшәмбе» шул хакта сөйләде. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Түбән Кама мэры ассызыклаганча, шәһәр хакимияте алдында стеналар һәм корпуслар төзү генә түгел, ә төзелгән биналарда профессионаллар эшләвен тәэмин итү бурычы да тора.
«Безнең бурыч — 2-3 ел дәвамында хастаханә шәһәрчегендә планлаштырылган ремонт эшләрен максималь дәрәҗәдә тәмамлау, ә иң мөһиме — һәркемгә аңлаешлы булачак логистиканы уйлау. Ярдәмнең сыйфаты турында да уйларга кирәк. Әлегә җиһазлар мәсьәләсе ачык кала», — дип билгеләп үтте мэр.