Тиздән Омск өлкәсендә «Татар ишегалды» мәдәни үзәге ачылачак
Омск өлкәсендә «Татар ишегалды» мәдәни үзәген төзү тәмамланып килә. Ул Большеречье районының «Иске Себер» музей-тыюлыгы территориясендә урнаша.
«Татар ишегалды» Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы милли мохит булдыруда ярдәм күрсәтә.
Тантаналы ачылыш 26 августка тәгаенләнгән. Чарада Омск төбәге губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Виталий Хоценко, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев катнашачак.
«Татар ишегалды» татарларның йола, гореф-гадәтләрен, телен саклау, Омск өлкәсенең милли бердәмлеген саклау мәйданчыгы булачак. Бирегә килүчеләр татар ашларын татып карый алачак, шулай ук монда хуҗалык корылмалары һәм йорт хайваннары булачак.