Скутер, телевизор, үлән чапкыч: «Татмедиа» язылучылар арасында бүләкләр уйнатты
«Татмедиа» АҖ 2023 елның икенче яртыеллыгында медиахолдингның ике басмасын яздырып алучылар арасында кыйммәтле бүләкләр уйнатты. «Язылу өчен скутер, телевизор һәм башка бүләкләр» акциясендә Татарстанның төрле районнарыннан 420 укучы катнашты, шул исәптән Россиянең башка төбәкләреннән 14 кеше.
«Башка төбәкләрдән катнашучылар саны арта баруы сөендерә. Аерым алганда, Төмән өлкәсе, Башкортстан, Красноярск крае, Самара, Пенза һәм Ульяновск өлкәләреннән язылучылар бар. Безнең хәтта 12 басмага язылучылар да бар», - дип сөйләде «Татмедиа» АҖ PR-директоры Ләйсән Сафина.
Акция вакытында телевизор, үлән чапкыч, триммер, электр шуруповерт, тузансуырткыч, җиләк-җимеш киптерү җайланмасы, тонометрлар һәм үтүкләр уйнатылды. Бүләкләр 24 августта Казанда тапшырылачак. Акциянең төп бүләге - скутер Менделеевск районына китә.
Акциядә катнашу өчен медиахолдингның газета һәм журналларына язылырга һәм квитанция җибәрергә кирәк иде.
«Квитанцияләр белән укучылардан бик җылы хатлар килә, алар үзләренең шатлыклары һәм кайгылары белән уртаклаша. Юбилярлар да, алтын туйларын бәйрәм итүчеләр дә, оныклар өчен балалар басмалары яздырган әби-бабайлар да күп. Хатларда шулай ук төгәл басмалар өчен тәкъдимнәр дә бар, без аларны редакциягә тапшырабыз. Ата-аналар өчен басмалар яздыра торган балалар да аз түгел, бу бигрәк тә татарлар күпләп яши торган төбәкләрдә актуаль», - дип билгеләп үттеләр «Татмедиа» АҖендә.
Тиздән 2024 елның беренче яртыеллыгына язылу башлана һәм язылучылар арасында чираттагы бүләкләр уйнатылачак.
«Татмедиа»га 98 район, шәһәр һәм республика газеталары керә. Алар татар, рус, чуваш һәм удмурт телләрендә бастырыла. Аерым алганда, 43 газета рус, 49ы татар, бишесе чуваш һәм берсе удмурт телләрендә чыга.