Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2023

Русиядә "беренче Русия смартфоны" тәкъдим ителде. Ул — Кытайныкы белән бер

0
Русиядә

Русиядә "Р-Фон" дигән телефон тәкъдим ителде. Аны ясаучылар бу модельне "Русия операцион системында эшләүче беренче смартфон" дип тасвирлый һәм аның өчен 40 мең сум сорый. Чынлыкта исә әлеге модель OC Linux базасында эшләнгән Кытай телефоны булып чыкты, ә ул 17 мең сумнан сатыла.

"Р-Фон"ны "Рутек" ширкәте җитештерәчәк. Әлеге компания Русиянең элекке элемтә министры Леонид Рейманга карый. Аның Зеленоградта урнашкан заводы РФ армиясе өчен "Азарт" рацияләрен җитештерә. 

Яңа телефонның беренче фотоларын телеграмда Русиянең Соцчелтәрләр һәм мессенджерлар кулланучылар ассоциациясе башлыгы Владимир Зыков уртаклашкан.

"Новости" агентлыгына Зыков бу телефон 40 мең сум торачак һәм сатуга киләсе елны чыгачак дип сөйләгән.

"Әйе, ниндидер детальләре Русиядә эшләнмәячәк, әмма безнең илдә җитештерелгән, бездә локализацияләнгән телефоннар юк иде әле", - ди Зыков. Телефонның үзендә "Made in Russia" ("Русиядә эшләнгән") дип язылачак.

Шулай да, әлеге "яңа телефон"ны Евразия икътисад комиссиясенең Бердәм реестрында табарга мөмкин. Әлеге реестрдан күренгәнчә, бу телефон Bopel Mobile Technology Co Limited ширкәте тарафыннан ясалган, ә әлеге компаниянең штаб-фатиры Һоңкоңгта урнашкан.

Шунысы да бар: "Рутек" компаниясе нотификациясен Русиядә түгел, ә Казакъстанда теркәгән. Mobiltelefon.ru сайты аналитиклары фикеренчә, бу санкцияләргә эләкмәс өчен эшләнгән.

Зыков сүзләренчә, телефон Русиянең "РОСА Мобайл" операцион системында эшләячәк, әмма хәтта шушы системны эшләүчеләр дә аның ОС Linux нигезендә эшләнгәнен яшерми. "Яңа" модельнең системы Android өчен ярашлы булыр дип көтелә.

"Р-Фон" Media Tek Helio G99 процессорында эшләячәк, дисплее 6,7" булачак, оператив хәтере — 8 гигабайт, даими хәтере 128 гигабайт булыр дип көтелә. Русиядә шушындый ук параметрлы башка телефоннар "Р-Фон"нан өч тапкыр диярлек азранракка сатыла: мәсәлән, Кытайда эшләнгән Tecno Pova 5 телефонын 14 470 сумга сатып алырга мөмкин.

Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.

Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Соболенко испытала проблемы после снятия Рыбакиной с турнира в Риме






Прозападный политик отчитал Майю Санду за отсутствие молдавского посла на инаугурации Путина

Схема движения транспорта временно изменится в пяти округах столицы

Бурятский госцирк представил новое руководство: Театр и цирк, Россия и культура, дети

«Локомотив» выиграл у «Оренбурга», Нигматуллин пропустил шесть мячей от «Сочи»