Путин БМО Генераль Ассамблеясында Россия делегациясе составын раслады, аны Лавров җитәкли
Россия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы, Россия Иминлек Советының даими әгъзасы Сергей Лавров Берләшкән Милләтләр Оешмасының сентябрьдә узачак Генераль Ассамблеясында Россия делегациясен җитәкләячәк. Тиешле боерыкны Президент Владимир Путин имзалады.
Делегация составына, Лавровтан тыш, аның урынбасары Сергей Вершинин, Халыкара эшләр буенча Федерация Советы комитеты рәисе Григорий Карасин, Россия Федерациясенең Берләшкән Милләтләр Оешмасындагы даими вәкиле Василий Небензя, Дәүләт Думасының Халыкара эшләр комитеты рәисе Леонид Слуцкий һәм башкалар керә.
Тышкы эшләр министрлыгына киңәшчеләр, экспертлар һәм техник персонал составын раслау йөкләнә.
Исегезгә төшерәбез, Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы сентябрьдә Нью-Йоркта узачак. Кремльдә Путинның анда катнашырга җыенмавы турында хәбәр иттеләр.