Миңнеханов: Без Ульяновск өлкәсе белән авиатөзелеш өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә телибез
Татарстан самолетлар төзү тармагында Ульяновск өлкәсе белән кооперация элемтәләрен үстерү белән кызыксына. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов губернатор Алексей Русских белән бергә төбәкнең берничә авиация предприятиесен карау нәтиҗәләреннән соң белдерде.
«Татарстан һәм Ульяновск өлкәсе – авиатөзелеш төбәкләре. Бездә авиация производстволары ягыннан бик күп кисешү нокталары бар, үзара тәэмин итүләр гамәлгә ашырыла», – дип Татарстан Республикасы Рәисе сүзләрен китерә аның матбугат хезмәте.
Төбәкнең авиация тармагы белән танышуны Миңнеханов Ил-76, ТУ-160М самолетлары өчен борт кабель челтәрләре, Ту-160М, Ту-22М өчен бүлү-коммутация җайланмалары ясауга махсуслашкан «ПРОМТЕХ-Ульяновск» компаниясеннән башлады. Шулай ук предприятиедә Россия очкычларының интерьер элементларын ясыйлар, аның продукциясе күп кенә авиация предприятиеләре эшләнмәләре составында кулланыла.
Аннары Татарстан Республикасы Рәисе авиация техникасы җитештерү буенча Россиянең иң зур заводы «ИЛ»- Авиастарны карады. Анда Ил-76МД-90А транспорт самолетлары җитештерелә. Завод шулай ук Ан-124 «Руслан» транспорт очкычларына хезмәт күрсәтә, 90 берәмлектән артык төрле типтагы һава судносы ясый.
Моннан тыш, Миңнеханов «АэроКомпозит-Ульяновск»та булды – ул Россиядә авиация өчен вакуум инфузия ысулы ярдәмендә төзелә торган конструкция һәм агрегатларның көч элементларын бердәнбер җитештерүче.
Ахырда Рәис Татарстанның алга таба да Ульяновск өлкәсе авиация тармагы белән хезмәттәшлекне дәвам итәчәген ассызыклады.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Миңнеханов Ульяновск өлкәсендә Ан-124 «Руслан» ның модернизацияләнүенә соклануын белдергән, Татарстан компанияләренә төбәк предприятиеләре белән хезмәттәшлек кызыклы булуын ассызыклаган иде.