Мәскәүдә Байбулат Батулланың «Ядәч! Истә!» фильмы күрсәтеләчәк
Байбулат Батулланың «Ядәч! Истә!» фильмының премьерасы «Короче» фестивалендә булды. Фильм дебютларның тулы метражлы яңа программасының төп конкурсында катнашты. Бу хакта фильм авторлары хәбәр итә.
Фестивальдә фильмны режиссер Байбулат Батулла, төп рольне башкаручы Рабит Батулла, генераль продюсер Иван Яковенко, сценаристлар Дарья Беседина һәм Таһир Минһаҗев тәкъдим итте.
2017 елда Байбулат Батулла «Короче» фестивале лауреаты булды. Аның Мәскәү кино мәктәбендә (Алексей Попогребский остаханәсе) диплом эше - кыска метражлы «Половинки» фильмы «Иң яхшы сценарий өчен» номинациясендә бүләкләнде.
«Короче» фестиваленнән соң фильм 23 августта Мәскәүдә Республика көнендә Кино йортында һәм 5 сентябрьдә Казанда мөселман киносы фестивален ачу тантанасында күрсәтеләчәк.
Мәскәүдә фильмның рәсми премьерасы 12 сентябрьдә «Художественный» кинотеатрында уза.