Татарстанда «Төнге Казан» йөгерешендә катнашучы бер атлет вафат булган
Кичә «Төнге Казан» йөгерешендә катнашучы бер атлет вафат булган. TIMERMAN командасы Telegram-каналында шул хакта мәгълүмат чыкты.
37 яшьлек атлетның финишка килеп җиткәнче йөрәге тибүдән туктаган.
«Ашыгыч ярдәм табиблары һәм коткаручылар үз вакытында квалификацияле ярдәм күрсәтү өчен мөмкин булганның барысын да эшләде. Кызганыч, хастаханәдән без кайгылы хәбәр алдык», - диелә хәбәрдә.
Билгеләп үтелгәнчә, атлет 10 километрлы дистанциядә катнашырга рөхсәт бирә торган белешмә тәкъдим иткән. Өстәвенә, ир-атның мондый йөгерешләрдә беренче ел гына катнашуы булмаган.
Искәртеп узабыз, кичә Татарстан башкаласында чираттагы «Төнге Казан» йөгереше булды. Йөгерергә яратучылар өчен ике дистанция (5 һәм 10 километр) тәкъдим ителде.