Милорад Додик Россиягә сәфәре вакытында Казанга килергә теләвен әйтте
Босния һәм Герцеговина составындагы Сербская Республикасы Президенты Милорад Додик Россиягә алдагы сәфәре вакытында Казанга килергә теләвен әйтте. Будапештта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу вакытында ул шулай дип белдерде.
ТР җитәкчесенең матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, аның Россиягә визиты инде әзерлек стадиясендә. Додик шулай ук Россия Президенты Владимир Путинга карата олы хөрмәтен белдерде.
Искәртеп узабыз, кичә кич Татарстан Рәисе Венгрия дәүләте оешу көненә багышланган тантаналарда катнашу өчен Будапештка килде. Ул шулай ук Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан белән дә очрашты.
Гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Венгриягә Катар әмире шәех Тамим бен Хамад Әл Тани да юл тоткан, шулай ук Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның да килүе көтелә. Германиянең Bild газетасы мәгълүматлары буенча, Будапештта Төркия һәм Катар лидерлары, шулай ук Россия ягы вәкиле буларак Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында яңа ашлык килешүе турында сөйләшүләр узарга мөмкин.