Мәскәүдә айлык норманың өчтән бере күләмендә явым-төшем күзәтелгән
20 августта Мәскәүдә айлык норманың өчтән бере күләмендә явым-төшем күзәтелгән. «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец үзенең Telegram-каналында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Мәскәүдә салкын атмосфера фронты йогынтысы нәтиҗәсендә коеп яңгыр яуды. Рәсми мәгълүматлар кичен билгеле булачак, шулай да шәхси автомат метеостанцияләр инде урыны белән – бу Мәскәүнең төньяк-көнчыгышы һәм Истра районы – 28 миллиметр күләмендә явым-төшем теркәде. Бу айлык норманың 35 процентын тәшкил итә яки бер квадрат метрга өч чиләккә якын яңгыр суы туры килә дигән сүз», - диелә хәбәрдә. Билгеләп үтелгәнчә, явым-төшем ихтималы төн уртасына кадәр саклана.
Россия Гидрометеоүзәге һава торышы куркынычының кызгылт сары дәрәҗәсен игълан итте, кисәтү 21 августка – 00.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Кызгылт сары дәрәҗә – һава торышы куркынычының өченче дәрәҗәсе. Бу вакытта табигый бәла-каза, зыян килү ихтималы бар.