Татарстан прокуратурасы ярдәме белән инвалидка кресло-коляска биргәннәр
Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы ярдәме белән инвалид ир-атка кресло-коляска биргәннәр. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.
Ачыкланганча, икенче төркем инвалид ир-ат тернәкләндерү программасы нигезендә кресло-коляска белән тәэмин ителергә тиеш булган. 2021 елдан бирле ул социаль хезмәткәрләргә күп тапкырлар мөрәҗәгать иткән, әмма аның үтенечен кире какканнар.
Нәтиҗәдә, прокуратура Россия Социаль фондының төбәк бүлекчәсе җитәкчесенә карата гариза биргән. Күзәтү ведомствосы катнашканнан соң инвалидның хокукларын яңадан торгызганнар һәм аңа кресло-коляска биргәннәр.