Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2023

Миңнеханов Додикка Татарстан белән Босния һәм Герцеговинаның күп яктан охшаш булуын әйтте

0
Миңнеханов Додикка Татарстан белән Босния һәм Герцеговинаның күп яктан охшаш булуын әйтте

Венгриягә рәсми визит белән килгән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Босния һәм Герцеговина составындагы Сербcкая Республикасы Президенты Милорад Додик белән очрашты. Бу хакта ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Додик Босния һәм Герцеговинаның Россиягә каршы санкцияләр яклы булмавын белдерде. «Сезне күрүебезгә шатбыз, пандемия аркасында сезгә килә алмадык, әмма биредә булуыгызны ишетүгә сезнең белән күрешергә карар кылдык», - дип өстәде ул.

Миңнеханов Россия белән хезмәттәшлеккә карата эзлекле позициядә торганы өчен әңгәмәдәшенә рәхмәт белдерде.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Ул Татарстан белән Босния һәм Герцеговинаның территориясе һәм халкы, шул исәптән күпконфессияле мөнәсәбәтләр буенча күп яктан охшаш булуын искәртте. Ил халкының күпчелеге ислам һәм православие диннәрен тота, шул ук вакытта католицизм, протестантлык, иудаизм һ.б. конфессияләр дә тәкъдим ителгән.

Соңыннан Милорад Додик Россия Президенты Владимир Путинга карата олы хөрмәтен белдерде. Ул Россия Федерациясенә чираттагы визит әзерләнүен, аның кысаларында Казанга килү теләге барлыгын да әйтте.

Искәртеп узабыз, Татарстан Рәисе Венгрия дәүләте оешу көненә багышланган тантаналарда катнаша. Будапештка ул кичә кич килде һәм Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан белән очрашты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Хачанов победил Шевченко во втором круге турнира ATP в Риме






Чудеса в ЖКХ: кому отменили комиссию за квартплату

Две пары из Подмосковья поженились на Всероссийском свадебном фестивале

Росавиация проведет расследование ЧП с полетом самолета над трассой под Москвой

АМОР провел в Москве турнир по мини-футболу