Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2023

Сәясәт белгече Марков Миңнехановны Кадыйров белән чагыштырды

0
Сәясәт белгече Марков Миңнехановны Кадыйров белән чагыштырды

Россиянең кайбер төбәкләре – Татарстан һәм Чечня – ислам илләре белән актив хезмәттәшлек итә, әмма республика җитәкчеләре – Рөстәм Миңнеханов һәм Рамзан Кадыйров — элемтәләр урнаштыруда төрле алымнар куллана. Бу хакта «Татар-информ» белән әңгәмәдә Россиянең танылган дипломаты һәм сәясәт белгече Сергей Марков белдерде.

«Эш шунда ки, Чечняда ислам кысаларында иҗтимагый яшәү дәрәҗәсе Россиянең башка төбәкләренә караганда күпкә югары. Бу юнәлеш, әйтик, сәяси ислам, Кадыйровта бик нык үсеш алган», — дип аңлатты эксперт.

Марков сүзләренчә, Миңнехановның юнәлеше бөтенләй башка, чөнки Татарстан Россия икътисад тармагында лидер төбәкләрнең берсе булып тора. «Күп кенә параметрлар буенча, гомумән, беренче урында тора. Россиянең башка ислам республикаларының барысын бергә җыйсаң да, Татарстан икътисади яктан зуррак», – дип билгеләп үтте сәясәт белгече.

Исегезгә төшерәбез, үткән ял көннәрендә Татарстан Рәисе эш визиты белән Будапештта булды. Сәфәр программасы бай иде: шимбә көнне Миңнеханов Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан, Босния һәм Герцеговина составындагы Сербская Республикасы Президенты Милорад Додик белән сөйләшүләр үткәрде; ә якшәмбе Венгриянең дәүләт бәйрәме – Изге Иштван көнендә катнашты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Новак Джокович с позором вылетел с турнира в Риме






Священник Царевский, который крестил Белоусова, назвал его патриотом

Опасное пике. Как накажут пилота, пролетевшего над трассой под Москвой

Роботы-курьеры «Яндекса» будут доставлять заказы в ещё нескольких районах Москвы

Девушка устроила пожар в ЖК «Люберецкий», очевидцы сняли мемное видео