Татарстан делегациясе Кабулда БМОның Әфганстандагы миссиясе җитәкчелеге белән очрашты
Татарстан нефтьчеләре делегациясе Берләшкән Милләтләр Оешмасының Әфганстандагы Россия миссиясе җитәкчесе Дмитрий Кабаев белән очрашты. Чара Кабулдагы Россия эшлекле үзәге территориясендә, Россия мөселманнарының Казан Хәйрия патриотик фонды вәкиллеге ярдәме белән узды. Сөйләшү барышында дипломат Россия сәүдә үзәге кебек мәйданчыкның бу илдә мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үтте.
«Бу — Россия һәм Әфганстан бизнес-берләшмәләренең үзара хезмәттәшлеген үстерү өчен бик уңайлы мәйданчык», — дип искәртте Россия миссиясе җитәкчесе.
Кабаев, моннан тыш, Кабул Россия эшлекле үзәге миссиясенә үз ягыннан һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзерлеген белдерде.
«Без Россия һәм Әфганстан бизнесын үстерү өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудырырга тырышабыз. Үз чиратында, ул әфганлылар өчен яңа эш урыннары булдыру, компанияләр түләгән салым хисабына җирле бюджетны тулыландыру һәм Әфганстанның җитештерү базасына яңа технологияләр кертү мөмкинлеге бирә. Россия ягы Әфганстанның чимал базарларына керү һәм продукция экспорты һәм импорты өлешен арттыру мөмкинлеген ала», — дип ассызыклады Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге җитәкчесе һәм вәкиллеге Кабулда урнашкан Россия мөселманнарының Казан хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.