Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2023

Рөстәм Миңнеханов: Мирфатыйх Зәкиев тиңдәшсез фәнни мирас калдырды

0
Рөстәм Миңнеханов: Мирфатыйх Зәкиев тиңдәшсез фәнни мирас калдырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мирфатыйх Зәкиевның якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклашты. Ул мәрхүмне «татар халкының күренекле улы, зур галим, талантлы һәм кабатланмас шәхес» дип атый. «Мирфатыйх Зәки улының татар тел белеме һәм тюркология фәне үсешенә, республиканың югары мәктәбе мөмкинлекләрен арттыруга, сайлаган хезмәт юлына чиксез тугрылык һәм туктаусыз иҗади эзләнүләр рухында яшь галимнәр тәрбияләү эшенә керткән өлеше бәяләп бетергесез», диелә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов исеменә юлланган телеграмада.

Татарстан Рәисе сүзләренчә, әлеге зыялы, нык ихтыярлы, максатчан һәм эш сөючән олуг затның тормыш юлы һәркем өчен үзенең яраткан һөнәренә, газиз халкына, туган иленә хезмәт итүгә багышлауның күркәм үрнәге булып тора.

«Мирфатыйх Зәки улы олы ихтирамга лаек, игелекле, матур озын гомер кичерде һәм киләчәк буыннарга тиңдәшсез фәнни мирас һәм үзе турында бары тик изге хатирәләр генә калдырды. Чын күңелдән барлык Татарстан халкының, Мирфатыйх Зәки улының туганнарының һәм якыннарының олы хәсрәтен уртаклашам. Рөстәм Мирфатыйх улына һәм Илдар Мирфатыйх улына, әтиләре вафаты сәбәпле тирән кайгыларын уртаклашып, ихлас йөрәктән күркәм сабырлыклар телим. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмах түрендә булсын», диелә кайгынамәдә.

  • Мирфатыйх Зәкиев 18 августта вафат булды. Россия Фәннәр академиясе һәм Татарстан Фәннәр академиясе галименә 95 яшь иде. Профессор үз тормышын төрки телләр һәм татар теленә — аның тарихы, синтаксисы, үсеш проблемаларына һәм башка мәсьәләләргә багышлады. Ул 800 ләп фәнни хезмәт, уку ярдәмлекләре һәм монографияләр язган. Мирфатыйх Зәкиев ике теллелек, күп теллелек һәм телләр арасындагы элемтәләр өлкәсендә фәнни мәктәпләргә нигез салучы булып тора.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Теннисист Медведев не смог выйти в четвертьфинал турнира серии «Мастерс» в Риме






Кот Бегемот и бронзовая голова. Какие тайны скрывает дом Булгакова

Министр спорта Дегтярёв поблагодарил Путина за доверие после своего назначения

Весной, когда цветет береза, я сплю в ваннЕ

Один человек пострадал в ДТП на Можайском шоссе при столкновении трех машин