Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2023

Балык Бистәсе районында төзекләндерүдән соң 122 еллык тарихи мәчет ачылды

0
Балык Бистәсе районында төзекләндерүдән соң 122 еллык тарихи мәчет ачылды

19 августта Балык Бистәсе районы Мәмле Казаклар Чаллысы авылында төзекләндерүдән соң Әхмәтвәли мәчете ачылды. Мәчет 120 кешегә исәпләнгән, барлык уңайлыклар тудырылган тәһарәтханәсе һәм кухнясы бар. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Тантанага җыелган халыкны сәламләп, Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән катнашучыларга вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов ирештерде, ул рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуда мәчетләрнең зур вазифа башкаруын билгеләп узды, рухи яктан чистару, пакьләнү өчен мәчетләргә йөрү кирәклеген билгеләп үтте.

Балык Бистәсе районында сакланып калган әлеге борынгы таш мәчеткә 122 ел. Дин иреге кайтканнан соң, ул мәчет буларак 2000 елда кулланыла башлый. Бина таушалган, тузган булу сәбәпле, капиталь ремонт үткәрү авыл халкының бик зур хыялы була. 2022-2023 елларда «Әхмәтвәли» мәчете «Кулон» ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Альберт Фәхретдиновның тырышлыгы һәм матди ярдәме белән төзекләндерелде.

Мәчет ачылышы тантанасына атап тарихчы Нурулла Гариф «Мәмле Казаклар Чаллысы авылы тарихы» исемле китап нәшер итте, биредә әлеге мәчетнең төзелү тарихы, революциягә кадәр эшчәнлеге яктыртыла.

Мәмле Казаклар Чаллысы авылына 1619 елда нигез салына. Тарихи чыганаклар буенча, биредә мәчет булганлыгы 1835 елда ук билгеле. 1901 елда авылда чыккан көчле янгында 71 йорт һәм агач мәчет яна. Янгыннан соң авыл бае Мөхәммәтгали Сибиряков 1901 елда нибары биш-алты ай эчендә таш мәчет төзетеп чыга. Ул – Балык Бистәсе районындагы иң беренче таш мәчет булып тора.

Совет чорында бина мәчет булып файдаланылмый һәм мәктәп булып хезмәт итә. 2000 елларда мәктәп өчен яңа бина төзелгәч, ул авыл халкына кайтарыла. Мәчет эченә мәхәллә тарихы язып эленде, шулай ук элекке чордан билгеле булган барлык муллаларның исем-фамилияләре, вазифалары һәм кайсы елларда хезмәт итүләре язып куелды, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Первая ракета мира Джокович получил бутылкой по голове после матча в Риме






Скончался актер и каскадер из «Место встречи изменить нельзя»

Взрывотехники обезвредили боеприпас времен ВОВ в Сергиевом Посаде

Вступают в силу: май

Грузовик насмерть сбил мужчину на электровелосипеде в Москве